ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар 2020 ел.
җомга

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чорында, Татарстан халыклары мәдәнияте белән танышу кысаларында, балалар бакчасында “Халык уеннары” дигән темага клуб сәгате технологиясе узды

Язучы-натуралист Николай Сладковның тууына 100 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсендә Тәтештәге 1 нче номерлы “Б” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Семенычева Галина Дмитриевна) өчен “Могҗизалар планетасы” дип исемләнгән уен-сәяхәт узды

17 гыйнварда ТАССРның 100 еллыгы кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары өчен “ТР Дәүләт символлары: герб, флаг, гимн” дигән темага сыйныфтан тыш чара узды. Лекторийны музыка укытучысы Е.В. Филиппова әзерләде һәм үткәрде

Тәтештәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 “А” сыйныфында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан халыкларының кышкы бәйрәмнәре һәм йолалары”дигән  дәрестән тыш чара бик кызыклы үткәрелде

2020 елның 17 гыйнварында 2019 елның 15 ноябрендә Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика укытучыларының “Математика дәресләрендә балаларның танып белү эшчәнлеген шәхси-ориентлаштырылган якын килү нигезендә арттыру чарасы буларак актив укыту методлары” темасы буенча семинары узды

Янгын куркынычсызлыгы ункөнлеге кысаларында Тәтештәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар уздырылды.Сыйныф сәгатьләрендә, дәрестән  тыш чараларда янгыннардан саклану, аларны булдырмау кагыйдәләре искә төшерелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча алган белемнәр ныгытылды. Ут белән сак булырга өйрәтү, янгын китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклауга зур игътибар бирелде

2020 елның 16 гыйнварында Тәтеш муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар үткәрү буенча комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиев рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмәдә катнаштылар

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Курков Евгений Гаврилович Нармонка авыл җирлеге халкына Тәтеш муниципаль районы территориясендә республика һәм федераль программаларның үтәлеше турында мәгълүмат бирде, Нармонка авыл җирлеге халкы белән торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алышты

16 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2020 елның 15 һәм 16 гыйнварында Тәтештәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Россия ел укытучысы” һәм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования