14 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең №1 мәктәбенең 1 «А», 1 «Б» һәм №2 мәктәбенең 1 “А”сыйныф укучылары өчен “Татарстанның мәдәният дөньясына сәяхәт” дип иселәнгән мәдәният сәгате үткәрделәр

2018 елның 14 сентябре, җомга

14 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең №1 мәктәбенең 1 «А», 1 «Б» һәм №2 мәктәбенең 1 “А”сыйныф укучылары өчен “Татарстанның мәдәният дөньясына сәяхәт” дип иселәнгән мәдәният сәгате үткәрделәр.

   Балалар Татарстан буйлап виртуаль сәяхәткә чыктылар,республикабызның мәдәни варисы белән, Казан, Болгар, Свияжск шәһәрләренең тарихи һәйкәлләре һәм  таныштылар, театр һәм музейлар, китапханә һәм күренекле язучылар турында тыңладылар. Казан шәһәренең “Әкият” курчак театры  репертуарыннан “Буратино маҗаралары” беренче сыйныф укучыларына аеруча ошады.

  Китапханәчеләр проектта катнашу кагыйдәләрен һәм мәдәни көндәлекне тутыру тәртибен искә төшерделәр һәм балаларга мәдәни көндәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International