Татарстанда Ипотека саны 30% ка арткан

2018 елның 12 октябре, җомга

Әйтик, 2018 елның 9 аенда Татарстанда 98 855 ипотека килешүе теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31.1% ка күбрәк, ул  вакытта 75 меңнән артык ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта кредит килешүләре (ипотека кредиты буенча килешүләр) буенча ипотека кредитлары саны 60 385 тәшкил иткән, шулардан Казанда– 21 675.

2018 елның сентябрендә генә дә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 11 356 ипотека теркәлгән, шуларның 6027се Казанда.

Турыдан-туры сату-алу килешүләренә килгәндә, 2018 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарны сату – алу буенча 54 479 килешү, 9 123 – кеше яшәми торган бина һәм 30 124 - җир кишәрлеге теркәлгән.

Шулай ук Татарстанда өлешләп катнашу буенча теркәлгән шартнамәләр саны 21,5% ка диярлек арткан - 13 764. Шул ук вакытта 2017 елда бу күрсәткеч 11 327 тәшкил итте.

“Дача амнистиясе” буенча теркәлгән хокукларның гомуми саны 3905 тәшкил итә, шулардан ИЖС – 2182, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре  – 1432, төзелешкә рөхсәт таләп ителми торган күчемсез милек объектлары – 291.

Электрон рәвештә кабул ителгән гаризаларның күбесе - 40 мең (40 900), шул ук вакытта мондый гаризаларның күпчелеге җирле үзидарә органнарыннан – 21 429, физик затлардан – 10 004, юридик затлардан 4 970, нотариуслардан 1232 гариза кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International