“Ирекле китап”

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Жуково авылы китапханәсендә “Ирекле китап” акциясе старт алды.

Укучыларга мөрәҗәгать: “Хөрмәтле укучы! Сезне 2018 елның 15 октябреннән башлана торган “Ирекле китап” акциясендә катнашырга чакырабыз! Аның максаты “Укы һәм башкаларга тапшыр!”

Һәрбер укучыга әлеге киштәдән теркәүсез китап алырга рөхсәт ителә, ә алмашка укучы үзенең шәхси китабын алып килә ала. Шулай итеп, акциядә катнашкан һәркем үз китапларына яңа тормыш, ә якташларына – китап белән аралашудан шатлык хисләре бүләк итә алачак.

“Ирекле китап” акциясе 2018 елның 15  декабренә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International