10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәрләре көн

2018 елның 9 ноябре, җомга

Хөрмәтле Тәтеш районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һәнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан эчкерсез матур теләкләрне кабул итеп алыгыз!

Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен яклауга, иминлек һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә багышлагансыз.

Аерым рәхмәтемне үзләренең бурычларын намус һәм фидакарьлек белән башкарган ветераннарга җиткерәм.

Чын күңелдән сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International