2019 елның 1 гыйнварыннан бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләүчеләр өстәмә салым кыйммәтен түләүчеләр булып саналалар

2018 елның 9 ноябре, җомга

2019 елның  1 гыйнварыннан “Россия Федерациясе  Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр  кертү турында” 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЗ номерлы Федераль законының аерым нигезләмәләре үз көченә керә.

Россия Федерациясе Салым кодексының 145 маддәсе нигезендә 2018 елда сатудан кергән табыш 100 миллион сумнан күбрәк булмаган һәм 2019 елның 21 гыйнварыннан да соңгарак калмыйча үзләренең яшәү урыны буенча салым органнарына өстәмә салым кыйммәтеннән азат ителүләрен раслаган мәгълүматы тапшырган  авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бу салымны түләүдән азат ителү хокукына ия.

Шулай ук өстәмә салым кыйммәтенә салым түләүдән  2019 елда бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчүче оешма һәм шәхси эшкуарлар, әгәр дә алар салымнан азат ителү турында 20 числодан да соңга калмыйча салым органнарына мәгълүмат тапшырсалар, азат ителәләр.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Россия Федерациясе Салым кодексының 145 маддәсе нигезендә өстәмә салым кыйммәтеннән азат ителергә теләүчеләр һәм моңа хокукы булган барлык авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә үзләренең салым органнары буенча 2019 елның 21 гыйварыннан да соңга калмыйча мәгълүмат бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International