"Колобок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм тамашасы

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Ел саен декабрь ахырында Олы Тарханның "Колобок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм тамашасы оештырыла.

Яңа ел - хыялларның тормышка ашу, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашудан күңел күтәренкелеге алу өчен тылсымлы мизгелнең башлануы. Шул уңайдан бәйрәм чарасына балаларны сөендерергә әкият персонажлары да килгән иде. Балалар күргән тамашадан бик канәгать калдылар.Алар Кыш бабайны үзләренең шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр. Балалар бәйрәм иртәсе ахырында Кыш бабайдан һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Р. Х. исеменнән бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования