Жуково авыл китапханәсендә “Интернет челтәрендә балалар һәм яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгы”, дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Ирина Малкина очрашу башында Интернетның нәрсә икәнлеге, аның нинди мөмкинлекләр бирүе, шулай ук нинди куркыныч очраклар китереп чыгарырга мөмкин булуы турында сөйләде. Алга таба Интернеттагы зарарлы программалар, комарлы уеннар турында сөйләнелде. Әлеге чарага “Балаларга - куркынычсыз Интернет” дигән күргәзмә оештырылган иде.