Оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында Тәтеш татар урта мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатьләренең максаты укучыларда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, бурыч, җаваплылык хисе, сугышчы-интернационалистларның шәхси мисалларында батырлык тәрбияләү; үткән гасыр тарихына кызыксыну уяту; өлкән буынга ихтирам тәрбияләү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү. Сыйныф җитәкчеләре әлеге сугыш вакыйгаларын сурәтләгән фоторәсемнәр тәкъдим ителгән презентация күрсәттеләр. Шулай ук сугышчы – интернационалистларга багышланган җырлар һәм шигырьләр тыңладылар. Әфган сугышында һәлак булган биш якташыбыз турында искә төшерделәр һәм һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.