География буенча мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау һәм региональ этабы

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

17-19 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә география фәне буенча мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау һәм региональ этабы узды.

Тәтеш муниципаль районы укучылар командасы лаеклы чыгыш ясады:

- Семенычев Ярослав, Тәтештәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы (остазы Хатыпова Д. Г.);

- Малышев Вадим, Тәтеш кадет интернат-мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы (остазы Мустаева Л. Н.).

19 февральдә олимпиадага йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Семенычев Ярослав олимпиаданың  призеры булды.

Котлыйбыз! Уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International