«Экояз - 2019»

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

«Экояз - 2019» акциясе кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте кураторы Воробьева Е. Ю. белән берлектә Көньяк микрорайонда яшәүчеләр белән акция үткәрделәр. Бу акция шәһәрдә яшәүчеләрнең игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы проблемаларына җәлеп итү, экологик культура һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең  актив тормыш позициясен күтәрү максаты белән үткәрелә.

 Балалар өчен «Чиста шәһәр синнән башлана» дигән эко-дәрес үткәрелде. Аның барышында балалар  тирә - юньдәге чисталык күп очракта һәркемнең чүп-чар га карата мөнәсәбәте һәм глобаль экологик проблемаларны чишүдә көндәлек гамәлләренә бәйле булуын ачыкладылар.

Балалар плакат һәм буклетлар  ясадылар. Соңыннан алар урамга чыгып микрорайонда  яшәүчеләрне үз ишегалларын, урамын, шәһәрне төзекләндерүдә актив катнашырга чакырдылар.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International