Олы Тархан мәктәбенең балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны кисәтү "Форпост" отряды активистлары балалар өчен ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрделәр.
Балаларга телефон аша ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы, әлеге ярдәм күрсәтү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү максатыннан, "Форпост" хокук бозуларны профилактикалау отрядында катнашучылар балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция үткәрделәр.
Балалар ышаныч телефоны номеры язылган листовкалар таратылды, мәктәптә әлеге телефон номеры язылган белешмәлек эленде.