Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында "Сәяхәт" темасына ачык дәрес үткәрелде

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Гомуми белем бирү дисциплиналары айлыгы кысаларында инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Р. Б. 13 төркемдә "Сәяхәт" темасына ачык дәрес үткәрде.

Дәреснең темасы  һәм максаты дәрес башында ук формалаштырылды. Укытучы төрле ысуллар һәм эш алымнары кулланды, бу барлык укучыларга да актив катнашырга мөмкинлек бирде. Дәреснең эчтәлеге бик бай, аңлаешлы булды. Укытучы  белән  укучылар  арасында  дустанә  мөнәсәбәт  урнаштырылды, бер-берсенә  булган  мөнәсәбәтне  дә  күзәтергә  мөмкин булды.

Укучылар биремнәрне зур кызыксыну белән үтәделәр, аларның шәхси аралашуы өчен шартлар тудырылды.

Иҗади хисап элементлары белән рольле уен технологияләрен куллану дәресне рациональ һәм нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International