"Җир - безнең уртак йортыбыз"

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрельдә бөтен дөньяда Җир көне билгеләп үтелә. Безнең планета бу көнне туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәменең максаты булып планетада яшәүчеләрнең игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү тора. Балалар бакчасында эшләүче педагоглар өчен төп бурыч-балаларны кеше һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәтләре турында уйланырга, аларны саклау өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәклеге турында аңлату.

"Әкият"  балалар бакчасында Халыкара Җир көненә багышланган "Җир - безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән музыкаль - тематик бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар табигать турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International