ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле тәтешлеләр!

ТАССР оешуга 100 ел тулуны каршылап, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты "Тәтеш ягы тарихы музее" МБУ белән берлектә районның барлыкка килү тарихы турында материал җыю эшен алып бара һәм халыкка 1930 елдан алып 1980 елга кадәр СССР чорын характерлаучы бушлыкларны тулыландырырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Фотолар, документлар, биографияләр, шул чорның беренче затларының туганнары, аерым алганда, безнең районның КПССның РК секретарьлары: Флегонтов Григорий Иванович, Власихин Павел Алексеевич, Скрябин Дмитрий Степанович, Муравьев Семен Кузьмич, Козлов Иван Тимофеевич, Суханов Александр Савельевич, Булатов Николай Иванович, Захаров Александр Михайлович, Загретдинов Харис Заһретдин улы, Голубев Николай Николаевич, Кыяев Иван Лукоянович, Садыйков Гариф Садыйк улы, Мисбахов Киям Мисбах улы, Петров Антон Александрович, Рәхмәтуллин Таһир Мингазетдин улы, Абдуллин Сабирҗан Хәлиулла улы, Фәйзуллин Закый Фәйзулла улы турында мәгълүмат бирүегез сорала.

Сезне кызыксындырган барлык сорауларга музей хезмәткәрләре 8 (843 73) 2 55 07 телефоны аша яки  muzeitet@mail.ru электрон почтасы аша җавап бирәчәк.

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәләр: Тәтеш шәһәре, Ленин урамы, 25 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International