Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар!   Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм!

2019 елның 25 мае, шимбә

   Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Бүген соңгы кыңгырау районыбызның 99 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңгыраячак.

       Мәктәптә уку - бик зур хезмәт. Алда - имтиханнар һәм  өлкәннәр ярдәменнән башка мөстәкыйль карарлар кабул итү һәм алар өчен җаваплылык хисе тоярга мөмкинлек бирүче яңа тормышка юл. Бүген сезнең алда бик зур җаваплылык,  алдыгызда бик күп юллар бар һәм һәркем үз юлын сайларга тиеш.

       Хөрмәтле әти-әниләр!  Балаларыгыз өчен рәхмәт белдерәм, алар үз игелекле эшләре белән районыбыз тарихына үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                          Р. Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International