Соңгы кыңгырау - 2019

2019 елның 25 мае, шимбә

25 май көнне шәһәрнең һәм районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. 

Бу вакыйгага багышланган тантаналы линейкаларда чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар, шулай ук район хакимияте вәкилләре катнашты.

Тәтеш муниципаль район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов Тәтештәге 1нче урта мәктәп һәм кадет интернат-мәктәбендәге тантаналы линейкада булды.

Рәмис Хатыйп улы чыгарылышларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм аларны тормыш юлының яңа этабы башлануы белән тәбрик итте.

Чыгарылышларның укытучыларына, яраткан мәктәпләренә багышланган шигырьләре, традициягә әверелгән вальс биюе чараның матур бизәге булды.

Чыгарылыш кадетларына сәламләү сүзе белән Виль Ринат улы Нуруллин мөрәҗәгать итте һәм аларга имтиханнарын яхшы билгеләренә тапшырырга, ә калган укучыларга күңелле каникуллар теләде. 

Кадетларны бәйрәм белән район башлыгы Рәмис Хатыйп улы  Сафиуллов котлады. 

Бәйрәм барышында 11 сыйныфлар мәктәп байрагын 10 сыйныфларга тапшырдылар.

Соңгы кыңгырау чыңлады, чыгарылышларга ак бәхетләр теләп, күккә ак күгәрченнәр күтәрелде.

Чара тантаналы марш белән тәмамланды.  

Тәтештәге 2нче мәктәп укучыларын район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев котлады. 

Чыгарылышлар соңгы кыңгарау бәйрәменә матур шигырьләр, традиция буенча вальс  биюе әзерләгәннәр иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International