“Балалар иле” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда “Гаилә” көне

2019 елның 11 июне, сишәмбе

“Балалар иле” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда “Гаилә” көне           

           Тәтеш шәһәренең Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семен улы  исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гаилә” көне “Чын гаилә – бик күп  “дус, тату “мин”нәрдән тора” лозунгы астында уздырылды. Балалар “әти-әни “ролендә дә булдылар,”Иң яхшы әни-хуҗабикә!, “Иң уңган әти!” бәйгеләрендә бик теләп  катнаштылар.  Кызлар төймә тагу, чәч үрүдә осталыкларын күрсәтсә, малайлар тизлекләрен, тапкырлыкларын сынаштылар. Соңыннан барысы да   асфальтта “Гаилә агачы” рәсемен ясадылар.Рәсемнәр бик төрле һәм кызыклы килеп чыкты.Балаларның йөзләре  канәгатьләнү , шатлык хисләреннән балкый иде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International