Хөрмәтле миграция хезмәте хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

2019 елның 14 июне, җомга

Сезнең эшчәнлегегез бик җаваплы һәм мөһим миссия - Дәүләт миграция сәясәтен гамәлгә ашыру белән бәйле. Җәмгыятьтәге социаль тотрыклылыкны саклау, район территориясендә иминлекне ныгыту сезнең нәтиҗәле һәм җайга салынган эшегезгә турыдан-туры бәйле.

Намуслы эш, сайлаган һөнәрегезгә тугры булганыгыз һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда югары җаваплылык өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс тормыш көче, иминлек һәм оптимизм, һөнәри эшчәнлектә уңышлар телим.

 

Тәтеш муниципаль район башлыгы                                      Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International