Бүген хезмәт сәгате вакытында балалар әзерләнгән клумбаларга газон үләне чәчтеләр.
Иртәнге аштан соң, гадәттәгечә, шәһәр предприятиеләре буйлап экскурсияләргә ашыктылар. Башта, икмәк комбинатында тукталып, технолог Участкина Н.В. җитәкчелегендә ипи пешерү процессы белән таныштылар. Соңыннан балаларны яңа пешкән ипи белән сыйладылар.
Аннары балаларны водоканал хезмәткәрләре каршы алды. Монда Гарифуллина Анна җитәкчелегендә су чистарту корылмаларын, буаларны якыннан күрделәр, лабораториягә дә күз салдылар.
Мәктәпкә кайткач, лагерьда үткән көннәр турында фикер алыштылар.