Бүген балалар бакчасында “Әкият” педагог Суркова А. И. кече яшьтәге балалар өчен "Идел буе халыклары уеннары " дигән кызыклы чара үткәрелде. Әлеге чара барышында Алина Ивановна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны традицион халык уеннары һәм Тәтеш районының төрле халыклары уеннары белән таныштырды. Балалар рус халык уены "Кояшкай", татар халык уены"Түбәтәй" , чуаш халык уены " Елга" һәм "Самавыр өчен күркә җый " мордва халык уеннарын уйнадылар. Балалар, тәрбиячеләр белән берлектә "Дуслык» биюен биеделәр, шулай ук әйлән-бәйлән уйнадылар. Соңыннан балалар Идел буе халыкларының милли ашлары белән сыйландылар.