"Чәчәкләр атналыгы"

2019 елның 14 июне, җомга

Безнең балалар бакчасында " Чәчәкләр атналыгы» узды, ул балаларга чәчәкләрне танырга  өйрәнергә ярдәм итте. Тематик атна барышында балалар белән зур эш башкарылды: әңгәмәләр узды, балалар табышмаклар чиштеләр, шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр, уен ситуацияләре үткәрелдә, балалар рәхәтләнеп үзләренә таныш чәчәкләр ясадылар. Тематик атна барышында балалар, җәйге чәчәкләр турында белемнәрен ныгыттылар. "Болын чәчәкләре турында әкият» тыңладылар, иллюстрацияләр карадылар, уеннар уйнадылар: «Чәчәк җый», «Чәчәк атыйк», «Ике, өч тапкыр йөгереш чәчәк атыйк», аннары гадәти булмаган чәчәк бәйләмнәрен кистеләр. Анда чәчәк дөньясы матурлыгы белән таныштылар, үсемлекләрнең кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен әһәмияте турында сөйләштеләр.

«Россия көне» бәйрәме алдыннан балалар Дәүләт гимнын тыңладылар, герб һәм флагның ничек күренүен искә төшерделәр.  Балалар һәр төснең Флагта нәрсә аңлатуын белделәр. Әңгәмә ахырында Россия флагы аппликациясе күмәкләп башкардылар.

Җәй җитү белән балалар бик күп вакытны саф һавада үткәрәләр. Ничек итеп төрле үткерергә? Балалар бакчасы педагоглары әнә шундый сорау белән уйландылар һәм юл таптылар - "асфальтта уеннар". Балалар бакчасы территориясе төрле уеннар белән бизәлде. Һәм без балаларыбызның күзләрендә күпме шатлык һәм соклану күрдек, ә алар гадәти классикларны җиңү өчен, бер көн эчендә күпме ысул уйлап таптылар!!!

Атналыкның нәтиҗәсе – “Чәчәк иленә сәяхәт” бәйрәме булды. Балалар  Чәчәкләр патшасы, Розочка һәм бакчачы белән бергә әкияти илгә чәчәк бәйләмнәре алып киттеләр. Тапкан тылсымлы «Цветик семицветик» белән төрле биремнәрне башкардылар. Чәчәкләр турында табышмаклар чиштеләр, биеделәр, «Чәчәкләр һәм яңгыр», «Шундый ук чәчәкне тап», «Чәчәкләр аукционы», «Бакчачы һәм чәчәкләр»дигән хәрәкәтле уеннар уйнадылар.  Бу атна балаларга үзенең матурлыгы белән истә калыр һәм алар чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәттә булырлар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International