14 июнь көнне Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге “Әкият " балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй булып узды

2019 елның 14 июне, җомга

Анда тәрбияче Абдурахманова А. В. балаларга бәйрәмнең тарихы, Сабантуйда үткәрелә торган милли уеннар турында сөйләде. Бәйрәм чарасы саф һавада үткәрелде. Балалар җырладылар, биеделәр һәм чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, ат чабышлары, чиләк белән йөгерү. уеннарында бик теләп катнаштылар. Өлкәннәр дә, балалар да күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International