"Гвардеец-2019"

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Гадәттәгечә кадетлар "Гвардеец-2019" Идел буе федераль округының Юнармия оборона-спорт лагерына ял итәргә бардылар. Балалар көн саен спорт-массакүләм, мәдәни-ял чараларында катнашалар. Хәрби дисциплиналар буенча дәресләрне хәрби часть офицерлары үткәрә. Балалар өчен Түбән Новгород Кремленә экскурсия оештырылды. Спорт ярышларында һәм мәдәни-массакүләм чараларда җиңүчеләр командаларында катнашучылар Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле призлары һәм бүләкләре белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International