“Балалар иле” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда саубуллашу көне

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Тәтеш шәһәре Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семен улы  исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Балалар иле” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда "Театраль фестиваль" сменасын ябу тантанасы булды. Аерылышу моңсу булуга карамастан, отрядлар әлеге  саубуллашу көненә күңелле җырлар,  биюләр әзерләгән иде. Концерт программасыннан соң, мәктәп директоры Фаткуллов И. Р. җыелучыларны сәламләп, җәйге каникулларга таралучы балаларга теләкләрен җиткерде. Лагерь җитәкчесе Белова Е. В. иң актив катнашкан укучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды. "Балалар иле" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда "Театраль фестиваль" сменасын, андагы күңелле мизгелләрне балалар бик озак хәтерендә сакларлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International