Липецк шәһәрендә яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия Беренчелеге

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Тәтеш атучылары Липецк шәһәрендә узган яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия Беренчелегендә уңышлы старт ясады.

Яшүсмерләр арасында трап күнегүендә Кирилл Багров (тренеры Филиппов В. И.), Никита Костягин (тренеры Вавилов А. Н.) командада  "алтын"  яулады.

Яшүсмерләр арасында трап күнегүендә командада Айсылу Абдурахманова (тренер Вахтуров В. А.), Алинә Әхәтова (тренер Бәдретдинов А. А.), Иулитта Егорова (тренер Вахтуров В. А.)  "алтын"га ия булдылар.

Яшүсмерләр арасында трап күнегүендә команда зачетында Валиуллова Диана (тренеры Филиппов Д. В.) бронза медаль алды һәм Россия спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.

Трап күнегүендә Александр Лукоянов (тренеры Филиппов В. И.) һәм Алина Әхәтова (тренеры Бәдретдинов А. А.) составындагы катнаш команда  алтын"га ия булдылар.

Трап күнегүендә Дмитрий Вавилов (тренеры Вавилов А. Н.) һәм Айсылу Әбдерахманова (тренеры Вахтуров В. А.) составында катнаш команда көмеш медаль яуладылар.

Яшүсмер кызлар арасында трап күнегүендә шәхси зачетта Диана Вәлиуллова (тренеры Филиппов Д. В.) - икенче, Алинә Әхәтова (тренеры Бәдретдинов А. А.) өченче урынны алды.

Юниорлар арасында трап күнегүендә шәхси зачетта Никита Костягин (тренеры Вавилов А. Н.) өченче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International