Янгын вакытында төтен чыгу куркынычы

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Янгыннар вакытында күп төтен бүленеп чыга, аның составына углекислый газ керә. Бу газ, һавага кушылып, кислород концентрациясен киметә. Әйләнә-тирә һавадагы кислород концентрациясе 21% тан 14% ка кадәр кимегән очракта кислород җитмәү күзәтелә, ә 8-11% булга очракта - кеше үлргә дә мөмкин.

Гадәттә һавада углекислый газның күләме 0,04% тан артмый.

Янгын вакытында аның һавадагы концентрациясе 4-5% ка кадәр арта икән, сулыш алу ешая, колакларда тавыш, баш әйләнеше барлыкка килә.

8-9% булга очракта -  кеше аңын югалта.

12% булганда,  паралич сугарга, кеше үләргә дә мөмкин.

Статистика күрсәткәнчә, янгыннар вакытында кешеләрнең һәлак булу очракларының 80% тан артыгы яну продуктлары белән агуланудан килеп чыга.

Янгын вакытындагы төтен кеше өчен бик куркыныч!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International