«Җәйге кояш китап битләрендә»

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Җәй – буш минутны җылы кояш астында үткәрәсе килә торган вакыт, ә өйдә утырып укыйсы да килми. Әмма Олы Тархан авылы китапханәсенең укучылары кебек, урамга кызыклы китап алып, «Җәйге кояш китап битләрендә» дип исемләнгән җәйге уку залында  йомшак чирәмгә урнашып, укырга да  була.

Татар китап нәшриятының йөз еллык юбилее алдыннан балалар Рафис Корбанның «Җәйге төн озынлыгындагы шигырь», «Безнең дустыбыз кояш», «Үгет» шигырьләрен, шулай ук Ркаил Зәйдуллинның «Сабантуй җиңүчесенә бүләк» китабыннан «Кунаклар көтеп» дигән хикәясен укыдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International