Газ җиһазларын кулланганда сак булыгыз!

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Газ җиһазларын көнкүрештә куллану күптән гадәткә керде. Әмма шулайда аны куллану кагыйдәләре турында һич тә онытырга ярамый. Чөнки аның төзек булмавы яки дөрес кулланмавы чын бәлагә сәбәп булырга мөмкин. Зәңгәр ягулыкны кулланучылар саны елдан-ел арта. Еш кына гражданнар табигый газ-шартлаткыч матдә, газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу фактын истә тотмый. Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе искә төшерә: газүткәргеч төзек булмау яки халыкның ваемсызлыгы аркасында бинага үтеп кергән газ һава белән билгеле бер пропорциягә кушылып, шартлаткыч катнашма хасил итә. Шуңа күрә газ приборларыннан файдалану һәм аларны карап тоту кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 01 телефоны буенча (кәрәзле телефон аша 101) шалтыратырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International