Зур Әтрәч китапханәсендә 1 августан “Китап эзләре буйлап” дип исемләнгән китап кургәзмәсе эшли. Күргәзмә “Китапханәгә дустыңны да алып кил” дигән акцияне дә үз эченә ала. Китап юллары әкият иленә барып тоташа, ул маҗараларга бай һәм бик тә кызыклы. Юлда барганда табышмаклар, мәкальләр чишеп ял итеп алу өчен тукталышлар да каралган.