Киртәле урта мәктәбендә бинада гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эвакуация буенча уку үткәрелде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 11 сентябрендә,  ТР янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Олы Тархан авылы аерым пост хезмәткәрләре Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда уку эвакуациясен үткәрделәр, аның алдыннан  укучылар  өчен ачык дәрес һәм укытучылар  өчен инструктаж үткәрелде. Ачык дәрестә укучылар янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук янгын хезмәте хезмәткәрләре эше турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә ахырында, планлаштырылганча, кинәт янгын тревогасы яңгырады.

Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым игътибар бирелә. Мәктәп укучылары даими рәвештә янгын сүндерү бүлегенә экскурсияләр белән киләләр, анда янгын сүндерүчеләрнең көнкүреше һәм хезмәт шартлары белән танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International