“Әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш башкарылды

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

“Әкият” балалар бакчасында “Игътибар – балалар!” исемле оператив-профилактик чара кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча  зур эш башкарылды. Һәрбер  төркемдә  ата-аналарны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру буенча стендлар әзерләнде.    Педагоглар балалар белән эшләгән вакытта юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүнең төрле формаларына зур игътибар бирәләр. Барлык чаралар да шактый югары дәрәҗәдә үткәрелде. Алар  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча алга таба мотивацияләү өчен нигез булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International