“Сәламәт яшәү рәвеше”

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Бүген эчкечелек рәсми рәвештә авыру дип билгеләнгән. Һәм нәкъ менә шушы авыруга каршы көрәшү өчен Бөтенроссия аеклык көне оештырылган да инде. Аеклык көне Тәтеш татар урта мәктәбендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дип исемләнгән әңгәмә формасында үтте. 7 нче сыйныф җитәкчесе Әхмәтҗанова Роза Мансур кызы 7-11 нче сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде. Укучылар алкоголь куллануның сәбәпләрен ачыкладылар, алкогольнең тормышка йогынтысын аңладылар, алкогольдән баш тарту файдасына дәлилләр таптылар. Роза Мансуровна балалар белән “Сәламәт яшәү рәвеше” җырын өйрәнде, анда балалар һәр иртә зарядка уздыру өчен хәрәкәтләр уйлап табарга тырыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования