“Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Ветеран янәшәдә яши” дигән чара үткәрделәр

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

“Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Көзге игелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында “Ветеран янәшәдә яши” дигән чара үткәрделәр, анда 2-3 кешелек төркемнәргә берләшеп, волонтерлар җәлеп итеп, йорт яны территориясен җыештырдылар, пенсионерлар бакчасы участокларында бәрәңге, кишер казыдылар һәм сакларга куйдылар.

Кояшлы көзге көннәр пенсионерларыбызга шатлык өчен билгеләнгән эшне яхшы кәеф белән башкарырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International