“Игелек китап битләрендә”

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Олы Тархан авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шагаева Зәйнәб Кәрим кызының өендә булдылар. Аңа үзләренең күчтәнәчләрен тапшырдылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, җирдә тынычлык хакына фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.

Китапханәдә “Игелек китап битләрендә” дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования