2019 елның 10 сентябрендә “Бала хокук дөньясында” VI Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар бәйгесе старт алды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән балалар һәм яшьләргә мәгълүмати-хокукый белем бирү, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый грамоталылыгын һәм хокукый мәдәниятен күтәрү өлкәсендә уңай, иҗтимагый файдалы эшчәнлеген пропагандалау максатыннан, 2019 елның 10 сентябрендә “Бала хокук дөньясында” VI Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар бәйгесе старт алды.

Бәйгене Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе органнары оештыра.

Бәйгедә 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр аерым-аерым да, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да катнаша ала.

Бәйге турында нигезләмә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында урнаштырылган (http://rtdety.tatarstan.ru/rus/concurs.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International