Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов туфракны көзге эшкәртү турында: туфракны туңга сөрү – бу киләчәк уңышка нигез салу

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасында  бүгенгә    4,2 млн. тонна  ашлык  җыелган,  уртача  уңыш – 29,9 ц/га. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин үткәрде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  билгеләп  үткәнчә,  бөртеклеләрнең күпчелеге  җыелып  беткән. Республикада,  кукуруздан  башка,    15 мең га уңыш  җыясы  калган. Марат  Әхмәтов урып-җыю эшләренә  башлангыч йомгакларны ясады.   

Бөртеклелеәр  буенча  иң  югары  уңдырышлылык   Зәй районында – 40,1 ц/га,    152 мең  тонна уңыш җыелган. Аннан аз  гына калышып   Тукай районы бара     -  40 ц/га.

Тагын  8  районда  уңдырышлылык  гектардан    35 центнер чыга,  шулардан    39 ц/га – Актаныш һәм    Мамадыш районнарында,    37 центнердан  артык -      Минзәлә һәм Тәтеш  районнарында.

Марат  Әхмәтов әйтүенчә,  25 районында уңдырышлылык  уртача  республика күләменнән  кимрәк.   Иң түбән уңыш   Әгерҗе  районында  – 14,7ц/га, Зеленодольск районында – 13 мең гектардан  21 мең  тонна  уңыш, уңдырышлылык   - 16,3 ц/га.

Кама Тамагында, Әлмәт, Әлки, Яңа  Чишмә, Югары  Ослан һәм    Алексеевск районнарында  күрсәткечләр  мактанырлык  түгел. Республика буенча  һава шартлары  бик аерылып тормаса  да,  уңдырышлылык  бик  төрле.

«2020 елдан  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  яңа  ярдәм  рәвеше  кертелә – кызыксындыручы  ярдәм.   Бу     статьяга  безгә  1,6 млрд. сум  бирелә, кагыйдә  буларак,  аны  күрсәткечләре  республика дәрәҗәсеннән кимрәк  булмаган  хуҗалыклар  алачак.   Аңлашылмаучылык  булмасын өчен,  моны  районнарның  барлык  авыл  хуҗалыгы  оешмаларына,  бигрәк  тә  фермерларга  җиткерегез».

Бүгенге  көндә  рапс җыю дәвам  итә, ул     104,6 мең гектардан  21% җыелган, уңдырышлылык  -  11,4 ц/га. Рапс быел  корткычлардан  зур  зыян  күрә.    Кайбер  җир  кишәрлекләрен     4-5 мәртәбә  эшкәртергә  туры  килде,  бигрәк  тә  кәбестә  көясеннән.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  сүзләре  буенча,  культурадан  табыш  начар булмас,  дип  көтелә,  бүген  тоннага  23 мең сум  тәкъдим  итәләр,  бу  әле  соңгы  бәя  булмаска да  мөмкин.    

Моннан  тыш,  майлы  культуралардан  тагын  көнбагыш җыюга  керештеләр.  Аның  мәйданы  -  132,5 мең га.

Кырларда шикәр  чөгендере  җыю  да  дәвам  итә.  Чөгендер  үстерүче  районнардан   5 район  гына тотынмаган әле.    Бүгенгә    12,4 мең  га мәйданда  чөгендер  алынган,   планга карата   19%;   538 мең  тонна  җыелган; уңдырышлылык   – 434 ц/га, узган  елга  караганда  бу  гектардан   63 центнерга  күбрәк   (2018 елда   – 371,3 ц/га).

Шикәр  чөгендере  буенча  лидерлар  рәтендә  -   Тәтеш, Зәй һәм  Тукай районнары, уңдырышлылык  аларда  -  470 ц/га.

Марат  Әхмәтов  хәбәр итүенчә,  заводларга    290 мең  тонна  шикәр  чөгендере  озатылган,   барлык  өч  завод та  эшли һәм    15,1 мең  тоннадан  артык  чөгендер  эшкәртәләр.     

20,1 мең  тонна  шикәр  комы  эшләнгән (2018 елга  караганда  +2,5 мең  тонна).

«Быел шикәр  чөгендере  уңышы  начар түгел, - диде  министр. -   2,6 млн. тонналап  уңыш  алырга  уйлыйбыз,  бу  2018 елдагыга    25% диярлек  күбрәк».

Туфракны  көзге  эшкәртүгә килгәндә, Марат  Әхмәтов    туфракны  көзге  эшкәртү    турында:   туфракны  туңга  сөрү  – бу  киләчәк  уңышка  нигез  салу,  диде.      Быел аның  мәйданы     2 млн. га. Әлегә   барлык  мәйданның 60%ы  эшкәртелгән, ягъни  - 770 мең  га.

«Техника куәте  тәүлеккә    50 мең га  эшкәртерлек  булса да,   бары  тик   30 мең  га гына эшкәртелә, - диде министр. – Бөртекле культуралардан  бушаган  барлык  җирләр  сөрелергә  тиеш.  Кайбер  районнарда  әле  яртысы  да  эшкәртелмәгән.   Теләсә  нинди  технологиядә  3  елга  бер  мәртәбә  туфрак  тирәнтен  эшкәртелергә  тиеш, ягъни     700 мең  га. Без  шулай  гына уңыш  резервларын  ача  алабыз».

Марат  Әхмәтов  зур  уңыш   алган  районнарны  да мисал  итеп  китерде.  

Чүпрәле  районының   «Чынлы» ҖЧҖ ел  саен  сөрү катламын  тирәнәйтә бара, бөртеклеләрне җыюны 26 августка төгәлләде, уңдырышлылык - 51 ц/га.

Шул  ук  районның “Мәхмүтов” КФХсы  да   32 см тирәнлектә  җирләрне сөрә, уңдырышлылык  -  40 ц/га, мондый  алым  башкарылмаган   хуҗалыкларында  уңдырышлылык   – гектардан  20-22 центнер гына.  Зәй  районы  агрофирмаларында   56 мең гектардан   70%ы тирәнтен  эшкәртелгән.    Район урып-җыюны  гектардан    40,1 центнер уңыш  белән  төгәлләде.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  республиканың  муниципаль берәмлекләре җитәкчеләренә  мөрәҗәгать  итеп, урып-җыю  эшләре  тәмамланып килә,     бушаган  механизаторларны  сөрүгә чыгарырга,  буш  торучы  агрегатларны  эшкә  җигәргә кирәк,  диде,  ә  мондый  туфрак  эшкәртү җайланмалары    2 меңнән артык.  Марат  Әхмәтов бүгенге  көннән гадәттәге  көзге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренең  эшли башлавы  турында  да  әйтте,  алар  һәр атнаның  шимбәсендә    28 декабрьгә  кадәр  булачак.  Башка еллардагы  кебек,    Казанда  авыл  хуҗалыгы продукциясен  сату  15 мәйданчыкта оештырылган, Чаллыда – ике һәм   Зеленодольск районында  - ике.   Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә  продукция башка сәүдә  челтәрләрендәгегә  караганда    20-25%ка арзанрак сатыла.  Министр муниципаль районнар  башлыкларыннан  ярминкәләр  оештыру  дәрәҗәсен  узган  еллардагыдан төшермәскә сорады.    «Быел да  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренең  чыгымнарын    компенсацияләү һәм бүләкләү   булачак», - дип искәртте  ул.

            ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International