“Чиста яр” республика акциясе кысаларында “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәрләре Идел елгасы ярларын чүп-чардан арындырдылар

20 сентябрь 2019 ел., җомга

20 сентябрьдә “Чиста яр” республика акциясе кысаларында “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәрләре Идел елгасы ярларын чүп-чардан; пыяла, пластик һәм башка көнкүреш калдыкларыннан арындырдылар. Идел яры хәзер чиста гына түгел, куркынычсыз да булды.

Бу акция белән без кешеләргә табигатькә болай карарга ярамавын аңлатырга,  безнең Идел яры  матур һәм чиста булу мөмкинлеген күрсәтергә теләдек. Бәлки, кешеләр биредә ничек чиста булуын күрерләр, Иделнең чисталыгын һәм матурлыгын саклап кала алачагыбыз турында уйланырлар.

Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә, причал янындагы территориянең шактый өлеше чистартылды һәм чүп-чар җыелды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан, безнең инициативаны  дәвам итәргә чакыручы  мәгълүмат кәгазе эленде.

Без тәтешлеләр һәм шәһәребез кунакларының әйләнә-тирә мохиткә игътибарлырак булуларын һәм чүп-чарны ял итү урынына ташламауларын телибез. Елганың яры чиста булсын, елгадагы су үтә күренмәле булсын! Чиста су эчик һәм чиста һава сулыйк. Үз йортыбызда, үз җиребездә хуҗа булыйк!

Акция дәвам итә, сез дә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования