"Яшелчә, җиләк-җимешләрдән" күргәзмә

9 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

Ел саен Ханжин П.С.исемендәге” Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү  мәктәбе”ндә  . мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләренең уртак эшләре күргәзмәсе үткәрелә. Эшләнмәләрне ясау өчен җиләк-җимеш, яшелчә, орлыклар, җиләк-җимеш, яфраклар һәм  ботаклар кулланалар. Кул эшләре генә түгел, ә тәрәзә төбендә әкият тә килеп чыга. Ботак, салам яки күркәләрдән ясалган өйләр, яннарында Убырлы карчык, агач төбендә карт урманчы утыра һәм янәшәдә ботаклы мөгезләр белән  боланнар да  йөри. Бу күргәзмәне әти-әниләр, укытучылар һәм безнең мәктәпнең барлык укучылары  да бик теләп карыйлар һәм  уңай бәя бирәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования