Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстанда эшче һөнәрләр елы кысаларында Байраш мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым постта булдылар. Хезмәткәрләр янгын часте буенча экскурсия уздырдылар-уку кабинетын, гаражын күрсәттеләр. Экскурсия янгын сүндерү автомобильләре һәм аларның җиһазлары, янгын-техник кораллары, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәре турында тулы мәгълүмат белән барды. Укучылар карап кына калмадылар, тотып карадылар, ә теләүчеләр янгын сүндерүчеләрнең кием-салымын үлчәделәр, янгын сүндерү машинасы кабинасында утырдылар. Экскурсия ахырында балаларга мәктәптә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләделәр һәм янгын куркынычсызлыгы темасына белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International