2019 елның 8 октябрендә Олы Тархан авыл җирлеге территориясендә өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды

9 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

Өлкән буынны җирле мулла Бадгиев М.С., ООО” Агрофирма Татарстан” генераль директоры Ибраһимов Ф. Х., укытучылар, авыл мәдәният йорты мөдире һәм җирле администрация котладылар. Бәйрәм вакытында җырлар, шигырьләр яңгырады һәм биюләр башкарылды. Бәйрәмнең дәвамы булып чәй эчү булды, анда кешеләр аралаштылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Олы Тархан авыл җирлеге ООО” Агрофирма Татарстан”  спонсорларына һәм Олы Тархан авылы шәхси кибетләренә рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования