9 октябрь көнне, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Тоншерма авылында китапханәсе мөдире һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Әби янына кунакка" акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында алар ялгыз пенсионерларның өйләренә бардылар. Балалар өлкән кешеләргә шигырьләр, көзге чәчәк бәйләме һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.