“Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре”

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

12  октябрь көнне “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре” акциясе кысаларында Алабирде авылы китапханәсендә, бөек рус язучысы М.Ю.Лермонтовның 205 еллык юбилее уңаеннан, 8 сыйныф укучылары өчен (Укытучы Гарифуллина Э.Х.) әдәбият сәгате үткәрелде. Китапханәче Нигматуллина Чулпан М.Ю. Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, «Лермонтовның тормыш юлы” фильмыннан өзекләр карадылар. Укучылар чарага әзерләнгән китап күргәзмәсеннән шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар. Соңыннан юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты буенча уен-викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International