«Яшел флаг»

2019 елның 18 октябре, җомга

18 октябрь көнне Тәтеш шәһәренең «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында Халыкара «Яшел флаг» дәрәҗәле бүләген тапшыру тантанасы узды. Безнең балалар бакчасы  җиденче «Яшел флаг»ка ия булды. Ул,  программа буенча уңышлы эшләп килүче мәгариф учреждениеләренә  әйләнә-тирә мохит торышын даими яхшырту буенча казанышлары өчен бирелә. Флаг  бер еллык эш өчен бирелә. Яшел флагны  тапшыру турындагы карар милли дәрәҗәдә кабул ителә һәм халыкара координатор тарафыннан раслана. Бу чараның төп катнашучылары-безнең тәрбияләнүчеләр кунакларны шигырьләр белән сәламләделәр һәм дәртле флеш моб башкардылар. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Т.В. Красулина кунакларга сәламләү сүзе һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.   Программада актив катнашканнары өчен безнең балалар бакчасы педагоглары, ата- аналар,балалар һәм «Сабый» балалар бакчасыннан килгән коллегалар, социаль партнерларыбыз бүләкләү сертификатларын алдылар. Без  һәркемгә бу юнәлештә нәтиҗәле эш телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International