“Алар җиңү белән кайттылар”

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән илдә “Алар җиңү белән кайттылар” дигән китаплар нәшер ителә. Бу акциянең максаты -җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу бурычын кыска гына вакыт эчендә уңышлы үтәгән Бөек Ватан сугышы фронтларыннан әйләнеп кайткан солдат-җиңүчеләр истәлеген мәңгеләштерү.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елда Тәтеш районы буенча “Алар җиңү белән кайттылар” дигән Хәтер китабы томын чыгару планлаштырыла. Публикация алдыннан без яңадан тикшерү өчен район сайтында исемлекләрне урнаштырабыз. Кыскача биографик белешмәләрдә һәр сугышчы турында максималь тулы мәгълүмат күрсәтелсен иде. Үз туганнарыгыз һәм якыннарыгыз буенча үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә теләүчеләрнең барысыннан да җавап бирүләрен сорыйбыз. Өстәмәләрне исемлектә булган конкрет зат буенча эшләргә була. Шулай ук яңа исемнәр дә өстәргә мөмкин.

Тутырылган анкеталарны Тәтеш шәһәре, Ленин урамы, 86 йорт адресы буенча “Тәтеш җирлекара китапханә” МБУнә, Tetushibiblioteca@yandex.ru эл адресы буенча җибәрүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International