15 ноябрьдә Казанның су спорт төрләре сараенда пенсионерлар арасында йөзү буенча “Өченче яшь” Республика ярышларының финалы узды. Анатолий Адайкин һәм Наталья Шлячкова составындагы безнең команда дистанцияне җиңел генә йөзеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.