Янгын куркынычсызлыгы ункөнлеге

17 гыйнвар 2020 ел., җомга

Янгын куркынычсызлыгы ункөнлеге кысаларында Тәтештәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар уздырылды.Сыйныф сәгатьләрендә, дәрестән  тыш чараларда янгыннардан саклану, аларны булдырмау кагыйдәләре искә төшерелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча алган белемнәр ныгытылды. Ут белән сак булырга өйрәтү, янгын китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклауга зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования