Тәтештәге 1 нче урта мәктәптә ТАССРның 100 еллыгына багышланган дәрестән тыш чара узды

17 гыйнвар 2020 ел., җомга

Тәтештәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 “А” сыйныфында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Татарстан халыкларының кышкы бәйрәмнәре һәм йолалары”дигән  дәрестән тыш чара бик кызыклы үткәрелде.

Балалар рус, татар, чуваш, мордва, удмурт халыкларының кышкы бәйрәмнәре турында күп мәгълүмат алдылар, аларның уртак якларын таптылар. “Шәһәрне алу” уенының тарихын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования