ТР Дәүләт символлары: герб, флаг, гимн”

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

17 гыйнварда ТАССРның 100 еллыгы кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары өчен “ТР Дәүләт символлары: герб, флаг, гимн” дигән темага сыйныфтан тыш чара узды. Лекторийны музыка укытучысы Е.В. Филиппова әзерләде һәм үткәрде.

“Дәүләт символлары – конкрет дәүләтнең суверенитетын һәм үзенчәлеген гәүдәләндерүче махсус, тарихи барлыкка килгән аерым билгеләре”, - шушы сүзләрдән танып-белү чарасы башланды. Әңгәмә барышында укучылар теләсә кайсы дәүләтнең дәүләт символларыннан башка ни өчен мәгънәсез булуы турында фикер алыштылар. Нәтиҗәләр ясалды: алар дәүләтнең бердәмлеген символлаштыра һәм горурлык предметы булып тора.

Дәүләт символикасы турында мәгълүмат шактый күп, без аның турында телевидение аша да, туган шәһәр урамнарында да еш күрә яки ишетә алабыз. Мәктәпләрдә шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт символларына да зур игътибар бирелә. Тик, кызганычка каршы, барлык укучылар да ТР гербын сурәтләп, флаг төсләренең эзлеклелеген әйтми, ТР гимны сүзләрен искә төшерә алмадылар.

Укучылар Татарстанның бөтен тарихында аның дәүләт символларының үзгәрүен, заманча Флаг, Герб, гимнның кайчан һәм ничек кабул ителүен белделәр.

Дәүләт символлары тарихын белү, аларны популярлаштыру ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисен формалаштыру эшендә, Ватанны яратучы, илнең данын, иреген һәм бәйсезлеген саклаган ата-бабалар белән рухи һәм канлы туганлыкны тоючы буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Дәүләт символларын өйрәнү җәмгыятьне консолидацияләргә, һәр гражданга үз дәүләтенең үзенчәлекләрен, уникальлеген аңларга, милли үзаңны үстерергә, үсеп килүче буында патриотизм һәм гражданлык хисләрен формалаштырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International