Жуково авылы китапханәсендә сугыш турында шигырь укучылар конкурсы үткәрелде

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Жуково авылы китапханәсендә сугыш турында шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Ул чираттагы тапкыр безгә балаларыбызның никадәр талантлы булуын күрсәтте. Жуково башлангыч мәктәбе укучылары шигырьләрне сәнгатьле, эмоциональ һәм артистик яктан укый белүдә ярыштылар. Конкурсантларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына балалар бакчасы мөдире Сәйфетдинова Дания Харис кызы һәм почта бүлеге мөдире Федотова Лариса Руфим кызы керде. Жюриның күп санлы талантлы һәм көчле нәфис сүз осталарыннан иң яхшыларын сайлап алу бурычы катлаулы иде. Конкурс дәвамында танылган авторлар – Э. Асадов, Ю. Друнина, М. Җәлил, К. Симонов, А. Твардовский, С. Михалков, Э. Асадов шигырьләре яңгырады. Китапханәче Ирина Малкина, медиа-презентация кулланып, шагыйрьләрнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.

Конкурста катнашучылар башкаруында сугыш турындагы шигырьләр һәр укучы күңелендә якты һәм шатлыклы хисләр калдырыр дип ышанабыз. Иң мөһиме – сугыш шигырьләрдә, рәсемнәрдә, картиналарда калсын һәм беркайчан да чынбарлыкта кабатланмасын иде.  Конкурста катнашкан барлык балалар да дипломнар һәм үз яшьтәшләре, жюри алдында чыгыш ясау буенча бәһасез тәҗрибә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International